ДЕМОКРА’ТИЯЛЕ с. к. демократик. Гомеребез буе бердәнбер кандидат арасыннан бер депутат «сайлап» яшәсәк тә, ул системаны демократияле дип мактандык. Казан утлары. «Демократияле Россия» дип йөртелгән мең еллык дәүләтнең Конституциясенә түбәндәгечә язып куярга кирәк: «Россиянең кораллы көчләрендә хезмәт итү – һәр гражданинның изге бурычы». Ватаным Татарстан. Русия Европаның демократияле бер кисәге булмакчы. Татарстан яшьләре |