ДЕМОКРА’ТИЯЛӘШҮ ф. 1) Демократик нигезгә яраклашып үзгәрү; демократик төс алу. Карашлар демократияләшү 2) Демократия тарафдары булып җитешү Демократияләшә бару Акрынлап демократияләшү, аз гына күләмдә булса да демократик төс алу. Күп кенә партияләрнең лозунглары демократияләшә бара Демократияләшеп бетү Тулысынча демократияләшү. Илдә система үзгәрү караш-идеяләрнең демократияләшеп бетүенә китерде Демократияләшеп җитү Тәмам, тулысынча демократияләшү. Яшәеш кануннары демократияләшеп җитте диярлек |