ДЕМОКРА’ТИЯЛӘШТЕРҮ ф. Демократик башлангыч урнаштыру, хөкүмәт, җәмгыять, берләшмә һ.б.ш. демократик нигезгә яраклаштырып үзгәртү. Чын федерализм – демократиянең территориаль формасы, ансыз сәяси структураларны демократияләштерү мөмкин түгел. Татарстан. Җәмгыять тормышының һәр ягын демократияләштерү бара, милеккә карата мөнәсәбәтләр үзгәрә… Мирас. Монда белем бирүне демократияләштерү, дифференцияләштерү, аны гуманлы итү, балаларның һәм яшьләрнең шәхси кызыксынуларын, сәләтләрен исәпкә алып укытуны интегральләштерү әһәмиятле. Мәгариф Демократияләштерә бару Демократик нигездә үзгәртүне акрынлап арттыру, эзлекле рәвештә демократияләштерүне көчәйтү. Сайлау системасын елдан-ел демократияләштерә баралар Демократияләштерә башлау Демократияләштерергә керешү Демократияләштерә төшү Бераз демократияләштерү Демократияләштереп бетерү Тулысынча демократик нигездә үзгәртү, демократияләштерүне тәмамлау. Массакүләм информация чараларын тулысынча демократияләштереп бетерү Демократияләштереп тору Əледән-әле яки берөзлексез, бертуктаусыз демократияләштерү. Коллектив эшен җитәкче демократияләштереп торырга тиеш |