ДЕМОКРА’ТИЯ и. гр. 1) Югары хакимият халык кулында булырга тиеш дип тануга нигезләнгән, аны хөкүмәт эшләрен алып баруда катнашырга хокуклы дип тапкан, җитәрлек дәрәҗәдә ирек һәм хокук белән тәэмин иткән сәяси оештыру формасы. Ә бездә – демократия. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев уйлап тапкан «Без булдырабыз!» шигарен океан артында теләсә кем әйтә алмый. Ватаным Татарстан 2) Нинди дә булса күмәк эшне оештыруда коллективтагы бөтен әгъзаларның да тигез, актив катнашу мөмкинлеге булдырылган җитәкчелек итү формасы 3) җый. и. Демократлар һәм демократия яклы кешеләр; халыкның алдынгы катлавы. Демократия канаты астында булу |