ДЕМОКРА’ТИК с. Демократия принципларына нигезләнгән. Федератив дәүләттә, әгәр дә ул чын мәгънәсендә демократик федерация булса, сәяси тормышның төп үзәге милли парламентларда була. К.Фәсахов. Кемдер әйткән онытканмын исемен дә, Фәкать шомлы сәер сүзе: «Бик дәү демократик империя җитәчәк, дип, үз башына үзе…». Л.Шагыйрьҗан

2) Демократиягә мөнәсәбәтле, аңа бәйләнешле, шуңа караган. Ул [«Кыйссаи Йосыф»] бер үк вакытта традицион мифологик сюжет мөмкинлек биргән кадәр җирле фольклор-эпос элементлары белән дә баетылып, табигый-реалистик һәм демократик рухлы мотивировкалар белән дә сугарылган. Ф.Фәсиев

3) Демократия яклы булган. Элеккеге «демократик» уеннар: куыш уйнау --- «шәткәли» (цифрлар язылган озынча шакмакны калак белән сугып уйнау) уйнаулар гомумән бетте. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә