ДЕМОБИЛИЗА’ЦИЯЛӘҮ ф. 1) Хәрби хезмәт срогы тулганнарны яки, сугыш беткәннән соң, кораллы көчләрдә хезмәт итүчеләрне өйләренә кайтару. Мин шул көнне үк, демобилизацияләүне сорап, рапорт яздым. М.Юныс

2) Кораллы көчләрне һәм икътисадның барлык тармакларын хәрби халәттән тынычлык халәтенә күчерү. Армияне демобилизацияләү. Сәнәгатьне демобилизацияләү

Демобилизацияләп бетерү Тәмам, гомумән демобилизацияләү яки демобилизацияләүне тәмамлау. Хәрбиләрнең барысын да демобилизацияләп бетерү берничә айга сузылачак

Демобилизацияләп тору Даими демобилизацияләү яки әледән-әле демобилизацияләү. Хезмәт итү срогы тулган һәр солдатны демобилизацияләп торалар

Демобилизацияли бару Һәрберсен бер-бер артлы демобилизацияләү

Демобилизацияли башлау Демобилизацияләүгә керешү. Сугыш бетәргә берничә ай кала, хәрбиләрне демобилизацияли башладылар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә