ДЕМОБИЛИЗА’ЦИЯЛӘНҮ ф. Демобилизациягә тартылу. Ә яшьрәге – Тугаев, демобилизацияләнгән офицер, тау институтында укый. Х.Камалов. 1945 елның 30 сентябрендә Совет Армиясе капитаны И.Г.Сөләйманов, авыруы аркасында, запаска демобилизацияләнә. Гасырлар авазы. Демобилизацияләнгәннән соң, ул Оренбургның ГубОНО мөдире һәм «Юксыллар сүзе» газетасының редакторы була. Фән һәм тел

Демобилизацияләнеп бетү Тулысынча, барысы да демобилизацияләнү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә