ДЕМОБИЛИЗА’ЦИЯ и. фр. Демобилизацияләү эше. Көзге демобилизация белән [авылга] Мисхәт кайтып төште. М.Мәһдиев. [Полковник:] Вәгъдә биреп әйтәм, бу задание үтәлгәннән соң, сезне туган илгә озатачакбыз. Кыскасы, демобилизация! Ф.Латыйфи. Без бит, чибәр туташ, армиядән кайткан кешеләр. Демобилизация безне һөнәрсезгә әйләндерде. М.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә