ДЕМИСЕЗОН с. сөйл. Көз һәм яз кию өчен билгеләнгән, шуңа яраклы булган. Мин мәскәүлеләрнең атна буе миңа күтәрелеп тә карамаганнарының сәбәбен белдем: сәбәбе минем гадәти демисезон пальто белән ике йөз сиксән сумлык ондатра бүректә түгел (Мәскәү алай киенми), бәлки, кулымда «Кубик Рубика» булмауда икән. М.Мәһдиев. Стаин шулай ук кара, ике капламлы, җилкәләренә үк менгән биек якалы, пинжәкнеке шикелле тышкы күкрәк кесәле яңа демисезон пәлтә киеп, көязләнеп йөри ---. Р.Мирхәйдәров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә