ДЕМАГО’ГИЯ и. гр. Нинди дә булса максатларга ирешү өчен ялагайлану, икейөзләнү, ялган вәгъдәләр бирү алымы һәм чаралары. Соң, шулай булгач, «яшьләрне басмыйлар» дигән уйдырманың демагогиядән башка нинди мөндәриҗәсе кала? Ф.Бурнаш