ДЕЛЬФИН и. гр. зоол. Китлар отрядына караган дельфиннар семьялыгыннан, сыртлары кара, куе көрән яки соры төстә булган, орчык шикелле сылу гәүдәләренеӊ озынлыгы 4 метрга, авырлыклары 300 килога кадәр җитә торган, ишетү сәләтләре бик югары булган имезүче диңгез хайваны. Дельфинның 96 теше бар, шуңа да карамастан, ризыкны ул чәйнәми йота. Татар мөселман халык календаре. Фьордларда күп төрле тюленьнәр, моржлар, тешле китлар, ак дельфиннар тереклек итә. Кызыклы география |