ДЕ’ЛО и. рус махс. 1) Эш кәгазьләрен, документларны һ.б.ш. салып, теркәп бара торган папка. Партком секретаре, кулындагы делоны ачып, Ирекнең партиягә алуны сорап язган гаризасын укыгач, аның анкетасы белән таныштырды… Ф.Садриев

2) Папкага салып теркәлгән эш кәгазьләре, документлар һ.б.ш. җыелмасы. Прокурор алдында яткан чуар тышлы «дело»ның тәгаен үзенеке икәнен белгәч, аның кикриге шиңде, кызуы шактый сүрелде. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә