ДЕЛИКАТЕС и. фр. кит. 1) Бик нәзакәтле, тәмле, затлы ризык. [Әхәт:] Анысында да мал! Деликатес! Бер банка кара икра. А.Гыйләҗев. Диңгез аръягыннан кайткан деликатеслар янына куяр өчен каклаган каз, тутырган тавык, ат казылыгы ---, кыскасы, татар кухнясының чиксез мөмкинлекләрен эшкә җигәрдәй уңган аш пешерүчеләр, бер-берсен уздырырга тырышып, кул кыздырадыр. М.Галиев 2) Гомумән, нинди дә булса бик тансык, ымсындырып торган ризык. Йомшак итеп артларына түгел, ник шул кисәү агачы --- белән бәргәләмисең – болар, әнә шул деликатесны эләктермичә, мич буеннан китмәячәкләр. М.Мәһдиев |