ДЕЛЕГАТ и. лат. Нинди дә булса оешмадан, учреждениедән, төркемнән һ.б.ш. сайлап куелган яки билгеләнгән вәкил. Анда [телеграммада] Бөтенроссия мөселман хәрбиләренең съезды уздырылу һәм шуңарга делегатлар сайлау зарурлыгы хәбәр ителә. Р.Мөхәммәдиев