ДЕКРЕТ и. лат. 1) Югары органнарның нинди дә булса мәсьәлә, сорау буенча, закон көченә ия булган карары; указ, закон. Декрет, мандат белән «шәп кеше» булырга тырышудан кайтырга кирәк. Социалистик Татарстан 2) сөйл. гадәттә кыек форм. к. декрет ялы. Әле яңарак кына беренче баласын табып декреттан килгән Алсу да, яшь кенәдән баш-аягы белән дингә чумган Хәдичә дә – һәрберсе үзенчә матур, үзенчә соклангыч иде. М.Кәбиров |