ДЕКОРАТИВЛЫК и. 1) Берәр предметның бизәү, матурлык бирү әйбере буларак кулланылу мөмкинлеге, бизи алу үзенчәлеге. Сурәт төшерү һәм чынбарлыкны чагылдыру Урта гасырлар сәнгать аңы кысаларында бара, аның тасвирлау теленең аермалы үзенчәлеге булып, мөселман сәнгатенең төп принциплары – орнаментальлек һәм шартлы декоративлык тора. Г.Вәлиева-Сөләйманова 2) Нәрсәнеңдер чын файдасы, әһәмияте булмау, бушлык, ясалмалылык. Ялганнан, декоративлыктан, милли гламурдан куркам. Сәхнә |