ДЕКОРАТИВ с. 1) Нәрсәне дә булса бизәү, матурлау өчен хезмәт итә торган, шуның өчен билгеләнгән. Парк, сквер, аллеялардагы элек ямь-яшел булып утырган агачлар, декоратив куаклар --- корып төшкән, кибеп беткән. Ә.Салах. Гөлчәчәк хәзер декоратив үсемлек һәм хуш исле май – роза мае чыгару максаты белән үстерелә. Г.Насыйров. Без өй тирәләренә, урамнарга декоратив агачлар һәм чәчәкләр утыртсак, алар, безгә үзләренең рәхмәтләрен белдергәндәй, төрле төстәге матур чәчәкләре белән, елмаеп, тирә-якка ямь, хуш ис тараталар. Кызыклы география 2) Декорациягә караган, шуңа мөнәсәбәтле 3) күч. Тыштан гына матур булып күренгән, артык «ялтыравыклы», ясалма. Ә ике яклы килешүләр бары тик үзенә күрә бер декоратив өстәмәгә генә әверелгәннәр, һәм алар закон нигезе ныклыгына ия түгелләр. Татарстан |