ДЕКОЛЬТЕ и. фр. 1. 1) Хатын-кыз күлмәгендә: муен, иңнәрне, арка-күкрәкнең өске өлешен ачык калдырырлык итеп уелган киң уем, изү. Нәкыя гәүдәсенә сыланып торган куе шәмәхә күлмәк кигән, --- күкрәк турындагы декольтесы аның муенына һәм иңбашларына килештереп, таман гына уелган иде. Ф.Садриев

2) Шул ачык калган өлеш

2. с. мәгъ. Декольте итеп тегелгән. Тумбочка яныннан узышлый, декольте күлмәктән рәсемгә төшкән мәшһүр таныш артистка, сихерле зур күзләре белән елмаеп, кичен концертка чакыруын исенә төшерә. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә