ДЕКЛАРА’ЦИЯЛӘҮ ф. 1) Тантаналы яки рәсми рәвештә берәр эшчәнлек программасы, карашлар, тотылган мәсләк һ.б.ш. турында игълан итү, белдерү. Әсәрнең традицион нәсыйхәтчелек калыбы хәрәкәтнең конфликтсыз, тыныч юлга салынганлыгын декларацияли. М.Гайнетдин

2) Таможня, салым инспекциясе кебек рәсми органнарга тиешле формада тиешле мәгълүмат тапшыру. Шуңа да бүген чиновникларның керемен генә түгел, ә, бәлки, чыгымнарын да декларацияләү турында сүз бара торгандыр. Татарстан яшьләре

Декларацияли башлау Декларацияләргә керешү. Прокурор киләсе елның 1 гыйнварыннан муниципаль хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәрен генә түгел, ә, бәлки, чыгымнарын да декларацияли башлаячакларын җиткерде. Әлмәт таңнары

Декларацияләп бетерү 1) Декларация эшен төгәлләү

2) Барысын да, тулысынча декларацияләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә