ДЕКЛАРА’ЦИЯ и. лат. 1) Халыкара оешмалар, партия, дәүләт һ.б.ш. исеменнән нинди дә булса тәгълиматларны, принципларны рәсми рәвештә игълан итү; шул тәгълимат, принципларны үз эченә алган, шуны яктырткан документ. Татарстан мөстәкыйльлегенең язмышы Рәсәй белән нинди мөнәсәбәтләрдә булуына нык бәйләнгән. Шуңа күрә дә, дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул ителгән көннән башлап, сәяси көрәшнең үзәгендә нәкъ менә шушы мәсьәлә тора. К.Фәсахов. 1990 елның 30 августында дәүләт суверенлыгы турында Декларация игълан ителде. Мирас

2) Аерым бер кешенең яки оешманың шундый белдерү, игълан белән ясаган чыгышы

3) махс. Нинди дә булса кирәкле, мөһим мәгълүматларны хәбәр итә торган кайбер рәсми документларның исеме



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә