ДЕКЛАРАТИВЛЫК и. 1) Декларациягә хас тантаналылык, күргәзмәлелек

2) Буш сүздә генә калу, игълан итү, белдерү белән чикләнгән булу үзлеге. Әйткәнебезчә, бу, беренчедән, Конституцион закон, шунлыктан ул декларативлыктан котыла алмый. Р.Миңнуллин. Заманында сәхнәдә шактый көчәйгән схемачылык һәм ясалмалык, декларативлык һәм догматизмны кысрыклап чыгаруда драматург Т.Миңнуллин үзеннән зур өлеш кертә. А.Әхмәдуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә