ДЕКЛАМА’ЦИЯ и. лат. 1) Шигырь һәм проза әсәрләрен яттан сәнгатьле итеп уку осталыгы; әдәби әсәрләрне сәнгатьле уку. Әстерханда әдәбият кичәсе үткәрелә. Кичәдә Г.Тукайның «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?» шигырен Г.Батыров декламация итеп сөйли. Идел

2) Халык алдында сәнгатьле итеп уку өчен билгеләнгән матур әдәбият әсәре

3) күч. Ясалма күтәренкелек, һавалылык, күперенкелек белән сөйләү гадәте; һавалы, күперенке сөйләм, сүзләр. Кара син аны, декламация сөйлимени, чәчә генә борчакны. Җиде юл чатында



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә