ДЕКА’ДА и. гр. 1) Ун көнлек вакыт аралыгы, айның өчтән бер өлеше. [Мадрид:] Мәмәтуглы әйтә, әгәр без яхшы забойда булып, норманы тутырып барсак, бер хәл иде. Ә бу «бака»да инде ике декада норма тутыра алмыйбыз… И.Салахов

2) Нәрсәгә дә булса багышланган ун көнлек вакыт; берәр кампаниягә караган махсус ункөнлек. Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасының бәйрәм көннәре шаулап узды. А.Расих. Мәскәүдә узган декадада билгеләп үтелгән уңышлар турында сөйләп торуның кирәге юк булса кирәк. А.Расих. Труппа күтәренке күңел белән олуг бәйрәменә әзерләнә: декада көннәре җитәргә дә күп калмады инде. Мирас



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә