ДЕЗОРИЕНТА’ЦИЯЛӘҮ ф. Ялгыш ориентациягә дучар итү, этәрү, фикер буталчыклыгы китереп чыгару. Каршы якны дезориентацияләү

Дезориентацияләп алу Кемне дә булса вакытлыча дезориентацияләү, билгеле бер вакытка дезориентациягә дучар итү. Хөкүмәт тагын, инфляция мәсьәләсен кузгатып, халыкны дезориентацияләп алды

Дезориентацияләп бетерү Тәмам, тулысынча, бөтенләй дезориентацияләү. Оста оратор бөтен тыңлаучыларны үз ягына аударып, дезориентацияләп бетерде

Дезориентацияләп тору Берөзлексез яки әледән-әле дезориентацияләү. Район матбугаты, газета битләрендә төрле хәбәрләр таратып, авыл кешеләрен дезориентацияләп тора. Татар иле

Дезориентацияли бару Даими рәвештә, системалы дезориентацияләү. Төрле секталар үзләренә иярүчеләрне дезориентацияли бара

Дезориентацияли башлау Дезориентацияләүгә керешү

Дезориентацияли төшү Бераз дезориентацияләү. Яшьләрне төрле эчтәлектәге кинолар да дезориентацияли төшә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә