ДЕЗИНФЕ’КЦИЯЛӘҮ ф. Авыру таратучы микробларны юк итү яки йогышсызландыру. Мин: «Ильяс! Бар, кулларыңны сабынлап ю да, өстәлдәге әнә теге ак флаконнан учыңа спирт агызып, кулларыңны дезинфекцияләп, минем яныма кил! Тиз бул!» дип кычкырдым. Г.Галиев

Дезинфекцияләп алу Озакка сузылмаган, кыска вакыт аралыгында гына дезинфекцияләү. Камераларны дезинфекцияләп алу

Дезинфекцияләп бетерү Тулысынча, ахырына кадәр дезинфекцияләү яки, гомумән, дезинфекцияләү эшен тәмамлау. Бөтен бүлмәне дезинфекцияләп бетерү

Дезинфекцияләп карау Дезинфекцияләргә тырышу

Дезинфекцияләп тору Әледән-әле, еш дезинфекцияләү. Ашлык складларын дезинфекцияләп тору үзенең нәтиҗәләрен бирә

Дезинфекцияләп чыгу Башыннан ахырына кадәр, тулысынча дезинфекцияләү. Ноябрьнең бозлы елгасына чумдырдылар безне ---, дезинфекцияләп чыгардылар өсне-башны чишендермичә. Р.Харисов

Дезинфекцияли бару Һәрберсен бер-бер артлы дезинфекцияләү, системалы дезинфекцияләү. Бакчада бөҗәкләр күбәйгән, шуңа күрә аларны дезинфекцияли баралар

Дезинфекцияли башлау Дезинфекцияләргә керешү

Дезинфекцияли төшү Тагы да бераз дезинфекцияләү. Дезинфекцияли төшү зарарлы бөҗәкләрдән котылу эшендә яхшы чара булачак



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә