ДЕЗЕРТИРЛЫК и. 1) Аңлы рәвештә, хәрби хезмәт урыныннан яки сугыштан, яудан баш тартып, качып китү күренеше. Һәр көн үзе белән бер яңа мәшәкать, һәр төн куркыныч алып килә. Кайдадыр, кемнәрдер, сугыштан качып, дезертирлыкта йөриләр, ди. М.Мәһдиев 2) күч. Җәмгыятькә файда китерә торган хезмәттән, үзеңнең гражданлык бурычыңны үтәүдән качарга тырышу күренеше |