ДЕЗЕРТИР и. фр. Дезертирлык итүче кеше, качкын. Немецлар ягына чыккан кешегез юкмы? Семьягызда дезертирлар булдымы? М.Мәһдиев. [Мөҗәһит Хәйретдинов] Сугыш язмаларында әнә шулар турында язып китә дә, чын качкыннар, Ватанын ташлап качкан дезертирлар, дошманга сатылган хыянәтчеләр турында йөрәктән чыккан иң көчле нәфрәтен белдерә. С.Шакир. Вәкилнең карашы бу юлы кырыс иде: «Син дезертир! диде ул тешләрен кысып. Сез, эштән куркып, качып ятасыз!» С.Зыялы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә