ДЕЖУ’РНЫЙ и. рус сөйл. 1. к. дежур 1. (1 мәгъ.). Торакта чакта, сигнал булгач та, бер-ике генә минут булса да изрәп яту өчен тартышырга, дежурныйның кәефен бозарга туры килгән көннәр күп була иде. М.Әмир. Ул, тынычсызланып, дежурный янына китте. Әхнәф Шәрифуллинның кайсы бүлмәдә яшәвен сорады. «Икенче катта андый кеше яшәми», диде дежурный, кенәгәсеннән тикшереп чыккач. Ф.Садриев

2. с. мәгъ. Бүтәннәр эшләмәгәндә, гадәти көн тәртибеннән тыш эшләүче. [Колхоз] Яңа типовой йортлар сала. Анда – суы, кибете, мәктәбе, гастрономы, дежурный кибете, ательесы, больницасы, почта-телеграфы, ял паркы. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә