ДЕЖУР и. фр. сөйл. 1. 1) Чират тәртибендә дежурлык хезмәтен башкаручы кеше, кизү торучы. Бүген ул дежур. Барчасының игътибары Илдар Илдаровичка юнәлә. С.Гаффарова 2) кыек килешләрдә. Дежурлык. Эчү-эчмәүнең әһәмияте юк. Ул бүген дежурда. Мин аңа киләбез дидем. Ф.Садриев 2. с. мәгъ. 1) Кирәк булганда тиз генә куллану өчен әзерләп куелган. Ресторанда дежур өстәл 2) күч. Гел кулланыла, файдаланыла торган. Америка егете тагын бер кат елмаеп куйды. Әмма ул эшкуарларга хас дежур елмаю түгел иде инде. Ф.Латыйфи |