ДЕДУ’КЦИЯ и. лат. лог. Гомуми тәгълиматлардан хосусый тәгълиматларга күчеп фикерләү алымы, нинди дә булса гомуми фикердән логик исбатлау юлы белән хосусый фикер чыгару; киресе: индукция. Әгәр яңа материал логик эзлеклелектә булса (аның иң мөһим законнары сәбәп һәм нәтиҗә бәйләнешләре, аналогия, индукция һәм дедукция тиешле тәртипкә китерелсә) --- укучылар мөстәкыйль рәвештә объектлар һәм күренешләрне (төшенчәләрне) тасвирлый, билгеләмәләрне әйтә, чагылдыра һәм хикәяләр төзи белә ---. Совет мәктәбе |