ДЕДОВЩИ’НА и. рус сөйл. Армиядә: кайбер «дед»ларның (I) башка хәрби хезмәткәрләргә карата тискәре, начар мөнәсәбәтен чагылдыра торган тискәре күренеш. Дүртенче ротада, бер уйласаң, «дедовщина» әллә ни куркыныч төс алмаган. С.Шәрипов. Гомер өзелүләрнең зур өлеше бүгенге Русия армиясендәге иң кыргый, иң кабахәт нәрсә дедовщина аркасында булып чыкты. Мәдәни җомга |