ДЕГУСТА’ЦИЯЛӘҮ и. Нинди дә булса азыкны, эчемлекне (шәраб, тәмәке, чәй һ.б.ш.) әзерләгәндә, аның кыяфәтенә, төсенә, тәменә карап, сыйфатын билгеләү. Йөзем шәрабын дегустацияләү Дегустацияләп бетерү Дегустацияләүне тәмамлау; барысын да дегустацияләү. Белгечләр аракының яңа сортын дегустацияләп бетерделәр дә өйләренә таралыштылар Дегустацияләп тору Гел, һәрвакыт, әледән-әле дегустацияләү. Яңа сорт продуктларның һәркайсын дегустацияләп торалар Дегустацияләп чыгу Һәрберсен бер-бер артлы дегустацияләү Дегустацияли башлау Дегустацияләргә керешү |