ДЕГРАДА’ЦИЯЛӘНҮ ф. Кыйммәтле үзлекләр, әһәмиятле сыйфатлар югала бару, акрынлап начарлану-бозылу. Нәшриятта чыккан җыентыкларның тиражларына карыйсың да аптырашта каласың: йә без, рәсми статистика икърарлаганча, җиде миллион түгел, яисә инде безне «милләт» диеп атап булмый, без инерция белән «татар» исемен йөртүче деградацияләнгән җаһил бер иләт кенә… Идел Деградацияләнә бару Торган саен ныграк деградацияләнү; тагын да деградацияләнү. Тарихын, үткәнен белмәгәннәр деградацияләнә бара Деградацияләнә башлау Деградацияләнергә тотыну Деградацияләнеп бетү Тәмам деградацияләнү. Деградацияләнеп беткән җәмгыять |