ДЕГРАДА’ЦИЯ и. фр. Кыйммәтле үзлекләрнең һәм сыйфатларның эзлекле рәвештә кимеп, начарланып юкка чыгу күренеше; таркалыш; кирегә, артка китү. Барлык сыйнфый җәмгыятьләрнең тарихи спираль буенча хәрәкәтләрендә деградация башланган мизгелдән, җитештерү алымнары (колбиләүчеләр, феодаллар, буржуазия) өчен һөҗүм характерлы булды. Татарстан. Без, үз чиратыбызда, башка консервларга караганда арзанрак та булгач, салака белән килькины рәхәтләнеп алабыз һәм «деградация», ягъни таркалу гормоны белән тулы әлеге балыкларны еш кулланабыз. Юлдаш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә