ДЕГЕТЛЕ с. 1) Дегете булган; дегет салынган яки дегет катнашкан. Агач кәүсәләрен кимерүчеләр зарарламасын өчен, аларга иске синтетик оек, рубероид урарга, яки махсус состав (1 чиләк состав ясау өчен 1 өлеш кызыл балчык, 1 өлеш коровяк, 100 г дегетле сабын, 2 аш кашыгы төелгән кара борыч, 50 г агач җилеме алына) белән капларга киңәш ителә. Кәеф ничек? 2) Дегеткә буялган, дегет чәчрәгән, дегеткә баткан, дегет сеңгән. Заһит ниндидер дегетле капчыктан алтын алкалар, йөзек һәм беләзекләр тартып чыгарды. Ф.Яруллин. Ярдагылар укларына дегетле чүпрәкләр, каен тузы яндырып тага башлагач, исән калганнар үзләре ярга чыга башлады. Р.Батулла 3) Дегетләнгән, дегет сөртелгән, дегет сеңдерелгән, дегет белән махсус майланган. --- арбадан төшәбез, малкайларга авырга килмәсен дип, арттан этәбез, дегетле күчәр башыннан тотып күтәреп, тәгәрмәчне чокырдан чыгарабыз... А.Тимергалин |