ДЕГЕТЛӘ’Ү ф. Дегет белән майлау, дегеткә буяу. Аягымдагы читекне Элеп куйдым дегетләп; Сорап-сорап үптермәсә, Йөрмә икән үгетләп. Т.Миңнуллин. Йоклый торган түшәкләрен Дегетләп ята микән? Ашый торган ашларына Мунчала сала микән? Р.Фәйзуллин. --- үгетләп түгел, дегетләп ташласаң да, булмаганнарын без инде аны альманахка басып та тормыйбыз. Х.Сарьян Дегетләп алу Тиз генә дегетләү. Арба күчәрен дегетләп алу Дегетләп бетерү Дегетләүне төгәлләү, тәмамлау яки бөтенесен, барысын да дегетләү. Кушылган кадәр өлешен дегетләп бетергәннәр. Бөтен капканы дегетләп бетергәннәр Дегетләп тору Әледән-әле, еш, бертуктаусыз дегетләү. Арба күчәрен мае беткән саен дегетләп торалар. Шпалларны дегетләп торалар Дегетләп чыгу Һәрберсен бер-бер артлы дегетләү; башыннан ахырына кадәр дегетләү Дегетли башлау Дегетләргә тотыну Дегетли төшү Тагы да бераз дегетләү |