ДЕГЕТ и. рус Агач, торф, ташкүмерне корылай куу юлы белән алына торган, куе кара төстәге сумаласыман масса. Бер солдат почмактагы дегет чүлмәгенә бармагын тыгып, бал дип ялап карады. С.Шакир. Дегет сатарга килгән марилар янына, кулларына дегет чиләкләре тотып, авыл агайлары җыелган. Алар бармакларын дегеткә манып алып, дегетне уч төпләренә ышкып карыйлар, сатулашалар, бәһасен килешсәләр, дегет агызырга чиләкләрен китереп куялар. М.Галәү

Дегет лагуны к. дегет чиләге. Арба артына таккач, дегет лагуны да хаҗга барган. Мәкаль. Дегет чиләге кимс. Үзенең сүзе, инициативасы булмаган, ихтыярсыз кеше. Анысы – профсоюз комитеты рәисе дигән «дегет чиләге». Заманасына күрә алай дисәң дә ярыйдыр. Чөнки хәзер, кыл кыймылдатса да, адәм баласы «акча» дип авыз ача. Рафикъ, авырыксынмый, «бесплатно» тарта бу йөкне. Авыл утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә