ДЕВИЗ и. фр. 1) Кемнең дә булса эшчәнлегенең яки ният, максатының төп идеясен чагылдырган кыска тәгъбир, сүз. Аның девизы – борынгы халык җырларындагыча: «Агай-эне – ак мыек, бер-беребезне какмыек!». Ф.Хөсни. Безнең шәһәрнең төп девизы: спорт – сәламәтлек нигезе. Татарстан 2) Конкурсларда әсәр (проект, сочинение) авторы үз исеме урынына куя торган шартлы имза: кыска тәгъбир яки сүз. Беренче премия «Татарлар» девизы астындагы проектка бирелә |