ДЕВАЛЬВА’ЦИЯЛӘҮ ф. махс. Рәсми рәвештә акчаның кыйммәтен төшерү. Хокук һәм закон кыйммәтләрен девальвацияләү процессы башланды, гражданнарның хакимият институтларына ышанычы кими дип билгеләп үтте Татарстан парламенты җитәкчесе. Ватаным Татарстан Девальвацияләп бетерү Тәмам, ахыргача девальвацияләү; девальвацияләүне төгәлләү. Россиядә кәгазь акчаларны девальвацияләп бетерделәр, алар «агач» акчага әверелде Девальвацияләп тору Әледән-әле, еш девальвацияләү. Акчаның бәрәкәте юк, гел девальвацияләп торалар |