ДЕБЕ’Т и. 1. 1) Хайван яки кош-кортның искиткеч йомшак, нәфис мамыгы. Алмагачлар ак дебет, Ап-ак шәл япкан кебек. Р.Вәлиева

2) Шул мамыктан эрләп эшләнгән чигү җебе. Бүлмә тактасы буенда тимер карават. Аның өстендәге мендәрләрне дебет белән нәфис чәчәкләр чигелгән ал бөркәвеч каплап тора. Г.Бәширов. [Килен] Элеккедән калган, башлары кызыл дебет белән чиккән ике сөлге бирде. Х.Камалов

2. с. мәгъ. Дебеттән эшләнгән. Маһинур, башындагы дебет шәлен сатып, чиләк, чәйнек, табак-савыт, кашык һәм бер кило ит алган булган. И.Салахов. --- Өммегөлсемнең тырышлыгы, сыер имчәге тарткан, дебет шәл бәйләгән бармакларның көче белән, Әхмәтшәриф картның нигезендә яңа өй төзелә. Ш.Янбаев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә