ДЕБАРКА’ДЕР и. фр. 1) Пароходлар туктау өчен көйләнгән йөзмә пристань. Раббани абый белән тагын ике кеше чабып килеп җиткәндә, пароходның борыны гына түгел, биле дә дебаркадердан кеше буе аерылган иде инде. Х.Сарьян. Эстрада театры каршысына, Мәскәү елгасының бетон ярына беркетелгән дебаркадерга су трамвае килеп туктаган иде. М.Юныс. Без заманында «Мурзиха затоны» дип йөртелгән, тик бу затоннан хәзер инде бер бәләкәй дебаркадер гына калган кыек-мыек бинадан мең бәлаләр белән билетлар эләктереп, Кама – Идел буйлап Казанга йөзүче пароходка кереп кысылдык. Ф.Дунай 2) иск. Тимер юл станциясендә платформа. Вокзал дебаркадерында халык күп |