ДВО’РНИКЛЫК и. Дворник хезмәте, дворник вазифасы. Вафа, Әрләнгә дворниклыкка ялланып, көздән алып язга чаклы эшләргә сүз бирде. М.Галәү. Ә кием, мода мәсьәләсенә килгәндә, стилягалык ул --- үзенә күрә бәйсезлеккә, хөрлеккә омтылу да иде. Юкса, бер җирдән килере булмаган, стипендиягә генә яшәп яткан студентлар, югын бар итеп, буш вакытларында вагон, баржа бушатып, дворниклыкка ялланып, --- тар чалбар, кара күлмәк, калын табанлы туфли юнәтергә тырышмаслар иде. Ф.Латыйфи. Ул вакытта Әхмәт, домоуправлениедә өстәмә дворник булып эшләп, Татарстан урамындагы ике бүлмәле фатирның бер бүлмәсендә тора иде… Дворниклыкны концерт куеп кайтарырга кирәк бит инде. Юлдаш |