ДВОРЕЦ и. рус сөйл. 1) Патша, дәүләт башлыклары, шулай ук патша гаиләсе әгъзаларының даими яшәү урыны булган бина, йорт 2) Зиннәтлелеге, байлыгы, зурлыгы белән аерылып торган бина. Һәйбәт өйләр байтак булса да, Ишминең өйләре арада бер дворец кебек тора. Ике катлы, асты таш, өсте агач, урамга 15 тәрәзә караган бер өйне авыл җирендә «дворец» дип атау күпертү булмастыр, шәт. М.Фәйзи 3) Җәмәгать оешмалары урнашкан зур бина. Нинди спектакль булуын сорашып, төпченеп тору кайда инде ул! Дворецка (ул чакта театрны шулай дип тә йөртәләр иде) эләгү үзе бәхет иде. М.Кәрим |