ДӘШҮ ф. 1) Кемгә яки нәрсәгә дә булса сүзеңне, соравыңны һ.б.ш. юнәлдерү; кешегә мөрәҗәгать итү; сүз кушу, эндәшү, чакыру. Ул бары: «Безнең абязый...» – дип әйтергә генә өлгерде, аны дәштеләр – ишегалдыннан хатын-кыз тавышы ишетелде: «Маһибикә!» М.Әмир. Тел дәрьясы дәшми. Ул көтә, сабырлыгын һәр сүз кальбенә тигез таратып, синең колач салып йөзәргә өйрәнүеңне көтә. М.Галиев. Җил искән кебек кенә, каршысына кемдер очрап, бәрелеп диярлек узып китте. Узып кына китмәде, дәшеп китте... Г.Гыйльманов 2) Гомумән сөйләшү; сөйләшә башлау, сүз әйтү. Халисәнең кабат дәшүеннән Илһам аягүрә басты. Ф.Садриев 3) Җавап бирү; эндәшү. Һични дәшми Валентина. Ул бүген сүзгә саран. Г.Халит Дәшә башлау Дәшергә тотыну. – Синең аккошың булсаммы, – дип, якын итеп, хан кызына дәшә башлады Ислам ---. М.Хәбибуллин Дәшеп алу Вакыт-вакыт дәшү. Әхмәтсафа, шаян күз кысып, Рабигага дәшеп ала: – Рәбуш, ник инде коймакларны читкә алып куйдың? Ф.Сафин. [Кошлар] Тик эш белән генә, йомыш белән Бер-берсенә дәшеп алалар. К.Булатова Дәшеп калу Дәшергә өлгерү; яннан үткәндә, артыннан дәшү. Алыпсатар хатын очраган бер кешегә, шыпырт кына: «Ситсы кирәкмиме? Галош кирәкмиме?» – дип дәшеп кала. М.Ибраһимов. Үткәнемдә миңа дәшеп калма – Ябалдаштан җепшек кар төшә. Р.Рахман Дәшеп карау Сынап дәшү; игътибарны җәлеп иттерү максатында дәшү. Иргали аның башын күтәреп тезенә салды, дәшеп карады. М.Хәсәнов. Дәшеп карыйм – чыкмый тавышым, Барыр юлларымны ялгыштым. С.Әхмәтҗанова Дәшеп кую Бер тапкыр дәшү; ара-тирә дәшү. Бераздан әни йомшак кына тагын бер дәшеп куйды. Г.Бәширов. --- олаучы бабайның мәзәк итеп: «Яле, йоклама әле, койрыгыңны бүре тешләп өзгере!» – дип, атка дәшеп куюы да аның өчен искиткеч кызык һәм яңа иде. А.Гыйләҗев Дәшеп тору Бертуктаусыз яки әледән-әле дәшү. Елга буе үзәне, сихри әкият кебек җанланып, үзенә дәшеп тора иде. А.Фәләх. --- Әмирне авылда әле кунакка дәшеп торган кешеләр сирәк иде. В.Имамов |