ДӘШМИ-ТЫНМЫЙ рәв. Шыпырт кына, дәшмичә, берни әйтмичә, сөйләмичә, бер дә хәбәр итмичә. Кемдер, дәшми-тынмый гына, авылны әйләнеп чыга. Р.Батулла. Ә без әбекәй белән, бер сүз дә катмастан, ул кайткан уңайга, ул ачкан ишекне дә япмыйча, дәшми-тынмый гына өйдән чыктык та киттек. Н.Шәрифуллин. Сабиралар, тынычланып, бу юлы дәшми-тынмый, эшләрен дәвам иттерделәр. Ф.Яхин |