ДӘҺШӘТЛЕ с. 1) Курку сала торган; зур бәла-каза китергән, афәтле. Дәһшәтле сугышның тере шаһиты булган каһарманнарыбызның күп булуын белсәк тә, ни кызганыч, аларның һәркайсының язмышы, яу кырында күрсәткән батырлыкларыннан хәбәрдар түгелбез. Ватаным Татарстан

2) Бик хәтәр, бик куркыныч. Гүя анда, иксез-чиксез киңлектә, ниндидер дәһшәтле көчләр арасында мәрхәмәтсез көрәш бара… М.Хәсәнов. Солдатның бу сүзе Сөләйманга аның йөрәген тишеп чыгачак пулядан бик күп өлеш дәһшәтлерәк булып тоелды. К.Тинчурин

3) Куәтле, мәһабәт, көчле булуы белән күңелгә курку, шом һ.б.ш. хисләр сала торган. – Муллалыгымны ташлыйм!.. диде ул, тагын да дәһшәтлерәк тавыш белән. А.Шамов

4) Күңелне бик нык тетрәндерә, көчле тәэсир ясый торган. Гомумән, бул дәһшәтле, беркадәр куркыныч син. Г.Дәүләтшин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә