ДӘҺШӘТЛӘНҮ ф. Хәтәр, куркыныч була бару, дәһшәтлегә әйләнү. Җил ыжгыра тышта, дәһшәтләнеп, Көлгән төсле солдат кешедән. Ш.Маннур

Дәһшәтләнә бару Дәһшәтлелеге тагын да көчәю

Дәһшәтләнеп китү Кинәт кенә дәһшәтләнү. Ураловның йөзе дәһшәтләнеп китте. Х.Камалов

Дәһшәтләнеп тору Бертуктаусыз дәһшәтләнү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә