ДӘҺШӘТ и. гар. 1) Курку сала торган зур, җимергеч көч; гарасат. Калтырый җир. Таудай танкларның Дәһшәтләрен күрсә идегез! Ф.Кәрим. Әмма шул ук «нечкә күңелле» солдат, атакага барганда, дошман өстенә дәһшәт булып, өермә булып ташлана. Г.Бәширов

2) Гомумән зур көч, куәт. Зур тауларга дәһшәт биреп торган Бу заводлар нинди күңелле. М.Гафури. Артым – салкын, алдым – ялкын, Какты дулкын, акты яшь; Сүздә ләгънәт, күздә хәсрәт, Эчтә дәһшәт, калтыраш… Ш.Бабич

3) Афәт; бик зур куркыныч. Кап-кара урманда ерткычлар улый, һәм дә җир астында гыйфритләр дулый. Җирне, күкне куркыныч дәһшәт ала --- (Әмма күктә бар фәрештә шатлана). Ш.Бабич. Аның йомшак күңелен ниндидер бер дәһшәт каплап алган да, гүяки шул дәһшәт аңа еларга ирек бирмичә тора. М.Гафури. Болгарларның әле тарихта объектив бәя биреп җиткерелмәгән бу җиңүләре нәтиҗәсендә, болгар җирләре өчен генә түгел, Русь дәүләте һәм башка халыклар өчен дә вакытлыча гына булса да (13 елга якын) киләчәк дәһшәт алдыннан тын алу өчен мөмкинлек туа. Г.Дәүләтшин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә