ДӘҺРИЛӘНҮ ф. 1) Дингә, Аллага ышанмый башлау, диннән китү

2) Динсез, Алласыз булып кылану; дәһри булып күренергә тырышу. Бер карасаң – мулла, икенче карасаң, дәһриләнеп, аумакайланып йөргән Чыгтай дигән принципсыз бер кеше Тукайның --- дошманнарыннан берсе булды. С.Кудаш

Дәһриләнеп бетү Тәмам, бик нык дәһриләнү

Дәһриләнеп җитү Ахыргача, бик нык дәһриләнү

Дәһриләнеп йөрү Әле, хәзерге вакытта дәһриләнү

Дәһриләнеп китү Ниндидер сәбәптән, тәэсирдән соң дәһриләнү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә