ДӘҺРИ с. гар. дини 1. 1) Атеист, дин тотмаучы; динне танымаучы. Абдулла малай чагында укыган Карышбаш мулласы Мостафа тыңлап торса, шик юк ки, Габделрахманны дәһри дияр иде. Җ.Рәхимов. Дәресханәдә көрәк кебек сакаллы зур вә мәһабәт хәлфәләр, явыз телле, дәһри башлы, сүз бирмәс имансыз пишкадәмнәр арысландай бер ашкыну белән моназара итешәләр. Г.Ибраһимов 2) Дин тотмый торган, дингә, Аллага ышанмый торган; динсез, Алласыз. Аннан да китеп, яңа схоластика тарафдары әфәнде ролен уйнаучы артистка: – Дәһри, кяфер, мәлгунь! – дип йодрык күрсәтә... Ф.Әмирхан. Дөнья гыйлемнәре укырга кирәк дип, дәһри сукыр Каюмнар фикерен мәдрәсәмдә таратасың. Т.Гыйззәт. [Мулла:] Ишеткән бер сүзгә ышанып йөрмә. Шул дәһри Әгъләм сүзен тыңлап, үзеңә гөнаһ кына өстисең. С.Рафиков 3) Динсезлек белән сугарылган, динсезлеккә өнди торган. Марксистик-ленинчыл философиянең «инкяр итүне инкяр итү» --- дигән кануни-категориясе VII гасырда ук Ислам дине тарафыннан расланган, кабул ителгән вә --- дәһри марксизм-ленинизмның үзен дә «бәреп егарга» бик сәләтле, кодрәтле, бакый хакыйкать икән бит. Ф.Дунай 2. и. мәгъ. Дин тотмаучы, Аллага ышанмаучы кеше; атеист. Ислам дине руханилары дәһриләрне мәчеттә халык алдында гаепләгәннәр, аларга җәза бирү, суктыру очраклары да булган. Ислам |